Cоңгы елларда илебездә һәм республикада мәгълүмати технологияләр актив кулланылышка кертелә. Ясалма интеллектны үстерүнең 2030 елга кадәрге чорга илкүләм стратегиясе гамәлгә ашырыла. 2026 елның 26 июлендә Россия Федерациясендә ясалма интеллект үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән Федераль закон да кабул ителде. Заман шаукымы кануннар, хокукый нормалар язу өлкәсен дә читләп узмый. Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов юстиция өлкәсендә мәгълүмати сервислар кулланылуы турында сөйләде.
Иртәгә билгеләп үтелә торган кызыклы бер дата игътибарыбызны җәлеп итте — 27 октябрьдә – Бөтендөнья аудиовизуаль мирас көне. Бу мирас традицион язма чыганакларга бик мөһим өстәмә булып тора, дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков.
“Татарстан” радиосында Сара Садыйкова атналыгы башланып китте. Музыкаль тапшыруларыбызның күбесе бу атнада нәкъ менә бу бөек татар композиторының әсәрләреннән төзелгән. Ә шимбә һәм ял көннәрендә тыңлаучыларыбыз хозурына Сара Садыйкованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган программалар тәкъдим ителәчәк. Композиторның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Калеб” проекты кысаларында бүген кич концерт була. Бу һәм, гомумән, юбилей уңаеннан бу көннәрдә оештырыла торган чаралар белән Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты директоры, «Калеб» проектларының төп кураторы Лилия Гәрәева таныштырып китте.
“Актуаль киңәш” сәхифәсендә психолог депрессиягә каршы тору буенча киңәшләрен бирәчәк. Бу атнада билгеләп үтеләчәк Тренерлар көне уңаеннан йога турында язма тыңлый аласыз.











