Татарстанда 2027 елга «Безнең ишегалды» республика программасы әзерләнә. Быел республикада 560 ишегалды территориясенең 494е кабул ителгән. Ун муниципаль районда ишегалларын кабул итү эшләре тулысынча башкарылган.
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә күренекле актриса, җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуга багышланган «Татар җыры сине юксына…» дигән концерт була. Искә алу кичәсе 1 ноябрьдә — бөек сәнгатькярнең 120 еллыгы көннедә узачак.
Классик әдип Шәриф Камал әдәби премиясенә 14-35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар кабул ителә башлады. Гаризаларны 1 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хөкүмәт йортында Халыкара университет спорты федерациясе президенты Леонц Эдер белән очрашты. Ул Леонц Эдерның Татарстанның студентлар спорты хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирүен билгеләп үтте.
Татарстан башкаласының җәмәгать транспорты паркы 2026 ел ахырына кадәр 98 яңа автобус белән тулыланачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Казан мэриясендәге эшлекле дүшәмбедә шул хакта белдерде.
Татарстанда җиде ярминкә көнендә фермерлар 871 миллион 500 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен саткан. Ярминкәләргә социаль әһәмиятле товарлар кертү сизелерлек артты.











