Атналык күзәтү.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Казан Digital Week Халыкара форумы тәмамлана. Быел бу чара дөньяның 76 иленнән 20 меңнән артык катнашучыны берләштерде .
Татарстанның IT-тармагында 3мең 500 компания һәм 46 мең белгеч эшли. Республика цифрлы трансформация дәрәҗәсе буенча алдынгы урында тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week Халыкара форумының пленар утырышында белдерде.
Татарстан 2026 ел йомгаклары буенча хәләл продукция экспортын 50 миллион долларга җиткерергә җыена. Бу турыда Татарстан инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.











