Республикабызның фән дөньясында күптән түгел генә зур вакыйга булып үтте. ТР Фәннәр академиясендә фольклорчы галим, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Фатих Ибраһим улы Урманчеевның 90 еллыгына багышлап, “Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм ел саен үткәрелә торган “Татар гыйлеме” Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе узды. Аның эшендә 9 чит илдән һәм Россиянең 25 төбәгеннән килгән галимнәр катнашты. Бүген игътибарыгызга әлеге чарадан репортаж тәкъдим итәбез.











