Бүген, 1 ноябрь көнне, халкыбызның сөекле композиторы, җырчы, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың тууына120 ел. Шул җәһәттән “Татарстан радиосы дулкыннарында Сара Садыйкова музыкасы атналыгы” игълан ителгән иде һәм 26 октябрьдән башлап тапшырулар программасында композиторның әсәрләреннән төзелгән концертлар, аның иҗатына һәм язмыш юлына багышланган тапшырулар урын алды.
Радиобыз фондында Сара Садыйковага кагылышлы 320гә якын язма саклана. Алар арасында үтә дә кадерле тагын бер язма бар. 1986 елда Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов Сара Садыйкованың тууына 80 ел тулу уңыеннан тапшыру әзерләгән булган. Хәзер игътибарыгызга шушы язманы тәкъдим итәбез.











