Тапшыруыбызның икенче сәгатендә сезне төрле темаларга язмалар көтә. Беренчедән, милек, транспорт, җир һәм табыш өчен салым түләү кирәклеге турында исегезгә төшерербез. Аны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк булачак. Бу атнада планлаштырылган вакыйгалар белән таныштырырбыз. Популяр эчемлекләрнең берсе булган кофе турында кызыклы мәгълүматлар ишетә алырсыз. Моннан тыш, игътибарыгызга тәрбияче һөнәре турында әңгәмә тәкъдим итәрбез.











