Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген Россиядә – Халыклар бердәмлеге көне. Бу уңайдан минем ихлас теләкләремне кабул итегез: җәмгыятебездә, республикабызда һәм илебездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!
Аллаһ өчен барча кешелек бердәм булып тора. Әлеге фикер Коръәннең аятенә салынган: «Әйтегез: «Без Аллаһка, безгә иңдерелгәнгә, Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка (галәйһимүссәләм) һәм (Ибраһим белән Исхакның (галәйһимәссәлләм) оныкларына иңдерелгәнгә, Мусага һәм Гайсәгә (галәйһимәссәләм) тапшырылганга инанабыз. Алар арасында аерма ясамыйбыз һәм бары Аңа (Аллаһка) гына буйсынабыз» (»Бәкара» сүрәсе, 136нчы аять).
Аллаһның бу сүзләрендә без төрле мәдәниятләр – яһүдиләр дә, нәсаралар да, мөселманнар да тирән хөрмәт иткән пәйгамбәрләрнең исемнәрен укыйбыз. Әнә шулай итеп, аларның барысын да бер рәттә телгә алып, Коръән ассызыклый: барча кешелекнең Яралтучысы – бер Аллаһ кына, ә иләһи Китаплар – кешеләрнең уртак тарихы. Аллаһ милләтләрне төрле итеп яралтса да, аларны бүлгәләми, Ул халыкларга гомум кешелекнең өлешләре итеп карый һәм аларга күпләп пәйгамбәрләр җибәргән.
Пәйгамбәрләрне бер-берсеннән аермагыз, дип өндәп, Аллаһ безгә аңлата: халыклар арасында киртәләр куярга ярамый. Шул рәвешле, Коръәнгә «хак иман кешеләрне аермый, ә берләштерә» дигән фикер салына.
Моннан тыш, югарыдагы аять шуны да күрсәтә: йола һәм гореф-гадәтләрдәге тышкы аермаларга карамастан, барлык халыклар да тәүхидкә омтылырга, Аллаһка буйсынырга, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тиеш. Ул кешеләрне шуның өчен яралткан. Динебезнең төп гуманистик мәгънәсе дә шунан гыйбарәт: Аллаһ каршында барлык халыклар да тигез, барыбыз өчен дә Аллаһның бердәм кануннары гамәлгә кертелде, мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрнең төрлелеге дошманлашу өчен сәбәп түгел, ә Рабббызның теләген чагылдыра. Һичшиксез, ислам – теге яки бу милли җәмгыятьнең генә дине түгел, ул баштан ук бөтен кешелек өчен җибәрелгән.
Хөрмәтле ватандашлар! Халыклар бердәмлеге көнендә дә, башка вакытларда да безгә гомум кыйммәтләр – Аллаһы Тәгаләгә иман китерү, бердәм әхлакый төшенчәләр, уртак Ватаныбыз һәм тарихыбыз турында истә тотарга һәм сөйләргә кирәк. Россия халыклары, гасырлар буена күршеләр, хәтта ки бер зур гаилә кебек янәшә яшәп, бәла-казаларны да, шатлык-куанычларны да, җиңүләрне дә, сугышларны да, имин һәм авыр вакытларны да бергә кичерделәр. Аллаһ безгә тынычлык, иминлек һәм киләчәк буыннар хакына, барыбыз да үз динебезне тота алсын өчен, Россиядә халыклар бердәмлеген сакларга һәм ныгытырга ярдәм бирсә иде. Әмин», – диелә котлауда.











