Бүгенге иртәне аеруча зур горурлык хисләре белән, дулкынланып каршыладык. Гадәти генә көн түгел – илебездә Халыклар бердәмлеге көне бит бүген. 175 милләт халкы вәкиле өчен туган йорт булган Татарстанда бу бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия. Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында республикабызда бу өлкәгә игътибар артуы да аңлашыла.











