Татарстан радиосының 99 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция.
Шушы якты яңа көнгә ямь биреп торучы күркәм бер вакыйга бар. Бүген – Татарстан радиосының дөньяга яралган көне. 1927 елның 7 нояберндә тәүге тапкыр дөньяга аваз салган радиобыз оешуга 99 ел тулды. Аңлашыладыр, киләсе 2027 елда без аның бер гасырлкы юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Әлеге олы датага әзерлек инде кызып килә. Шушы эшкә үзегезнең теләк-тәкъдимнәрегез белән сез дә кушылырсыз, дигән өметтә бәйрәм дулкыннарында эшебезне башлап җибәрәбез.











