Лента новостей

Российская армия освободила Васильковое в Запорожской области

9 ноября, 20:50

Путин наградил семерых жителей Татарстана государственными наградами

9 ноября, 20:35

Путин призвал укреплять безопасность стран СНГ

9 ноября, 20:30

Средства ПВО за сутки сбили почти 700 дронов ВСУ и два снаряда HIMARS в зоне СВО

9 ноября, 20:10

Новошешминский район отправил очередной гуманитарный конвой в зону СВО

9 ноября, 19:50

В Лениногорске завершили второй этап реконструкции водовода по нацпроекту

9 ноября, 19:30

На трассе от Казани до аэропорта ограничили скорость до 70 км/ч

9 ноября, 19:10

Два ветерана СВО из Татарстана стали призерами всероссийского творческого конкурса

9 ноября, 18:50

Волонтеры Актанышского района отправили бойцам СВО гумпомощь и автомобиль УАЗ

9 ноября, 18:30

Рифат Сабитов: «Вертикаль VK Tech сейчас является ведущим российским разработчиком корпоративного ПО»

9 ноября, 18:20

В Татарстане завершили расследование дела о мошенничестве с участием курьера на 4,5 млн рублей

9 ноября, 18:10

В Татарстане продавца шаурмы осудят после массового заражения кишечной инфекцией

9 ноября, 17:50
Загрузить ещё
Вести Татарстан
Понедельник, 9 ноября
ЭФИР
Сообщить новость
  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1. Татарстан
      • Россия 24. Татарстан
      • Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты
Вести Татарстан
Нет результатов
Открыть все результаты

Хәерле көн, Татарстан! (8.11.2026) “Арча егетләре” халык вокаль ансамбленә 55 ел

9 ноября 2026, 12:57
Хәерле көн, Татарстан!
A A

Шушы көннәрдә Арча районы мәдәният йортында данлыклы “Арча егетләре” халык вокаль ансамбленә 55 ел, һәм аның оештыручысы, алыштыргысыз җитәкчесе, күренекле музыкант Марсель Фәйзрахмановның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Ни белән үлчәнә үткән гомер?” дип исемләнгән әдәби — музыкаль кичә узды.

Биредә республикада гына түгел, хәтта чит төбәкләрдә дә даны яңгыраган «Арча егетләре» халык ансамбленә, төрле елларда йөрүчеләр җыелган.
Ансамбльнең тарихы 1971нче елга барып тоташа. Аны Арча педагогия училищесының җыр, музыка укытучысы Марсель Фәйзрахманов оештыра. Шул елның 23нче февраленә багышланган тантанада ансамбль, Фәтхерахман Әхмәдиев көенә, Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язылган “Солдатлар” җырын башкара. Бу көн тарихка “Егетләр” ансамбленең туган көне булып кереп кала. Һәм әйтергә кирәк, “Солдатлар” җыры бүген дә актуаль. Аны беләләр, кушылып җырлыйлар.

Арча егетләре ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе, аның оештыручысы Марсель Фәйзрахманов була. Исән булса аңа, 85 яшь тулыр иде. Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ул үзе дә ансамбль репертурын язган җырлары белән тулыландыра.

Ул шулкадәр күңел биреп, күп тырышлык, хезмәт куйган шәхес. Бар тормышын бу ансамбльгә багышлаган кеше дисәк тә, һич арттыру булмас.
Федерация халык мәгарифе отличнигы Суфия Мансур кызы, гаиләләре белән ике улы ихластан горурланып, хәтирәләрне барлап утырды. “Арча егетләре” халык ансамбле кайда гына чыгыш ясаса да, үзләренең үзгә милли киемнәре, бары тик үзләренә генә хас хәрәкәтләре белән аерылып тора. Ансамбльне һәрдаим хуплап, аның киләчәге өчен янып йөрүчеләрдән Арча педагогия көллиятен 21 ел җитәкләгән Илдус Сәгъдиев була. Кызганыч, күптән түгел, 16 нче сентябрдә ул арабыздан китеп барды. Аның ансамбль турында әйткән сүзләре, безнең фондта саклана.

Арча егетләре халык ансамбле төрле елларда бихисап фестивальләрдә, халыкара бәйгеләрдә лауреат исемнәренә лаек була. 2010нчы елда ансамбльнең 40 еллыгы уңаеннан “Арча егетләре” халык җыр ансамбле” китабы дөнья күрде.

Әлеге ансамбльгә йөреп, инде үзләре җитәкче булган шәхесләр үзләренә алмаш үстергән, сәхнәдә оныклары чыгыш ясый.

Арча егетләре ансамбленә йөргән бихисап егетләр кызлар, Марсель Фәйзраманов турында үзләренең җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Яшьләр исә әлеге уку йортына кергәнче үк, беренче чиратта, ансамбльгә йөрү ягын карый.
Юбилей кичәсе котлаулар, җыр–биюләр, ансамбльгә төрле елларда йөргән егетләрнең һәм кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды. 70нче еллар ахырында ансамбльнең баянчысы булган, хәзер Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, Марсель Фәйзрахмановның бер туган энесе, үтә дә туган җанлы Айдар Фәйзрахманов, үз ансамбле белән чыгыш ясады.

Марсель Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль “Арча гимны”, “Килегез, сез, Арча якларына”, “Туган җиреңнән китмә”, “Арча көллияте”, “Хәлимә” “Җиләкле җәй”, кебек җырлары белән бөтен татар дөньясына танылды.
Марсель Фәйзрахманов оештырган “Арча егетләре” Халык җыр ансамбле, Арча көллиятендә бүгенге көндә дә уңышлы эшләп килә, районда, республикада үткәрелгән төрле чараларның бизәге буларак чыгыш ясый. Хәзер ансамбльне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаган музыка укытучысы Диләрә Хәйдәрҗанова җитәкли. Марсель Фәйзрахманов нигез салган ансамбльгә чарада аның исеме бирелде. Хәзер ул Марсель Фәйзрахманов исемендәге «Арча егетләре» халык вокаль ансамбле. Нигез салучысы үтә дә сәләтле, милли җанлы, үткен, киң кырлы шәхес булган кебек, ансамбльдә алга таба нык, горур булып, җыр — моңнары җиһанга яңгырап торсын!

Читайте и смотрите также:

Хәерле көн, Татарстан!  (18.10.24) Әңгәмәдәш — Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә» мәчете имамы

Хәерле көн, Татарстан! (9.11.2026)

9 ноября, 13:38
«Уйнагыз гармуннар»  (12.03.2025)

Хәерле көн, Татарстан! (8.11.2026) Тукайчылар.

9 ноября, 13:17
Хәерле көн, Татарстан!  (18.10.24) Әңгәмәдәш — Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә» мәчете имамы

Хәерле көн, Татарстан! (6.11.2026) Җомга кунагы Булат хәзрәт Мәрданов «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе

6 ноября, 14:00
Хәерле көн, Татарстан!  (18.10.24) Әңгәмәдәш — Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә» мәчете имамы

Хәерле көн, Татарстан! (5.11.2026) Җыр дәресе, Китап алдым кулыма сәхифәсе

5 ноября, 12:22
Вести Татарстан MAX

Популярное

сво

Кого возьмут в «Сталинские соколы»: требования к кандидатам и условия службы

26 августа, 2026
0

рамадан

ДУМ Татарстан назвало даты Рамадана и Ураза-байрама в 2027 году

21 августа, 2026
0

Рөстәм Миңнеханов: Яшьләр дипломатиясе академиясе бөтен дөньядан лидерларны җәлеп итә

Рустам Минниханов напомнил о важных датах следующей недели: 4 и 6 ноября

31 октября, 2026
0

В Казани участникам СВО передали четыре тренажера для реабилитации

В Казани участникам СВО передали четыре тренажера для реабилитации

3 ноября, 2026
0

скорая помощь

В Татарстане назвали предварительную причину смерти девочки после отдыха в лагере

3 ноября, 2026
0

ГТРК "Татарстан", 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 528-25-68

Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru

16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Положение о применении рекомендательных технологий

  • О компании
  • Контакты
  • Реклама

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»

  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1. Татарстан
      • Россия 24. Татарстан
      • Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»