«Эрмитаж-Казан» үзәгендә өр-яңа күргәзмә. Ул нинди вакыйгага багышланган?
Шушы көннәрдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә якынлашып килүче 2026 ел символына атка багышланган, “Атынчык ат” дип исемләнгән Яңа ел күргәзмәсе ачылды. Биредә уенчык атларның 70 тән артык экспонатлары тәкдим ителде. Алар төрле илләрдән һәм төрле заманга карый.Һәрберсенең уникал тарихы бар. Атынчык ат күргәзмәсе 15 нчы февралгә кадәр дәвам итә. Казан Эрмитажына рәхим итегез.










