Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Sany Кытай компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашу башында Рөстәм Миңнеханов Татарстан хакимиятенең Кытай хезмәттәшләре белән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләрдә булуына игътибар итте.
«Без Кытай партнерларыбыз белән актив эшлибез. Һәм яңа проектлар белән кызыксынабыз. Татарстан Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә», – дип ассызыклады ул.
Әңгәмә вакытында Миңнеханов, 2017 елда Кытайның Хунань провинциясенә сәфәре барышында Sany компаниясе җитештерү объектында булуын һәм анарда зур тәэсир калдыруын билгеләп үтте.
Sany Group – авыр җиһазлар, төзелеш һәм башка махсус техника җитештерү белән шөгыльләнүче халыкара компания. Аерым алганда, ул бетон белән эшләү өчен җиһазларның киң ассортиментын, шулай ук экскаваторлар, чылбырлы һәм үзйөрешле краннар, свай кагу машиналары, юл-төзелеш техникасы, порт машиналары һәм җил турбиналары җитештерә. Бөтен дөньяда танылган фирма Россиядә дә тәкъдим ителгән — монда аның берничә логистик үзәге һәм склады бар.










