Кышкы каникул чорында респбулика мәчетләрендә мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары уза. Малайлар һәм кызлар өчен ислам фәннәре нигезләре, әхлакый тәрбия һәм сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән дәресләр оештырыла. Алар 11 нче гыйнварга кадәр дәвам итә. Рухи-сәламәтләндерү дәресләре кайсы мәчетләрдә узуы турында тулырак, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында табырга мөмкин.










