Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Беларусь хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре Дмитрий Шугаев һәм Дмитрий Пантус белән
очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Анда быелның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2026 ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр. Утырышта Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү планнары белән уртаклашты.











