Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында сүз ХХ гасыр башы – революция, аңа ялганып килгән Гражданнар сугышы еллары һәм шул чор тудырган җырлар турында булыр. Нинди җырлар популяр булган, нинди тематика өстенлек иткән соң ул елларда, кайсы җырны без шул чорның музыкаль сурәте, символы дип әйтә алабыз? Менә шул турда уйланырбыз.










