Иртәнге чыгарылыш
“КамАЗ” акционерлык җәмгыяте Генераль директоры Сергей Когогинга Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелде. Россия Президенты Владимир Путин шул турыдагы Указны имзалады. Сергей Когогин әлеге дәрәҗәле исемгә дәүләт алдындагы аерым хезмәт казанышлары һәм Ватан машина төзелеше тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен лаек булды.
10 декабрьгә кадәр Татарстанда Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Республика Юстиция министрлыгы бүген түләүсез юридик консультацияләр оештырды. Гражданнар хезмәт, пенсия хокукын, шулай ук медицина, социаль тәэмин итүне дә кертеп, төрле мәсьәләләр буенча хокукый ярдәм ала.
Казан метроcы икенче линиясенең беренче участогын төзү эшләре дәвам итә. Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, объект 46 процентка әзер. Яңа линия башкаланың Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырырга тиеш.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Республиканың «Ел юристы» премиясен һәм Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Чара Казан федераль университетында узды.
Татарстан Дәүләт архивында хәзерге вакытта 7 миллионнан артык документ саклана – аларның 11,9 проценты цифрлаштырылган. Бу хакта Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтте.
Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау белән шөгыльләнүче «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениясе «Россия Федерациясенең 2025 елдагы иң яхшы халык иҗаты үзәге» Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыкты. Ул «Мәгълүмати эшчәнлек» номинациясендә беренче урынны алды.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты. Төбәктә профсоюз хәрәкәтен үстерү, профсоюзлар белән тыгыз хезмәттәшлек, остазлык хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» предприятиесендә сыек кер юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде, хезмәт коллективы белән очрашты,
заводка нигез салынуга 170 ел тулуга багышланган экспозицияне карады. «Нәфис» хәйрия фонды Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде. Рөстәм Миңнеханов машина йөртүчеләр, гуманитар йөкне озатып йөрүчеләр белән аралашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтачта 12 фатирлы йортны файдалануга тапшыруда катнашты, Баллтач районының Борбаш авылындагы малайлар мөселман пансионатында булды.









