Апрель аен Габдулла Тукай ае һәм Шигърият ае дип йөртәләр. Алай гына да түгел, 26 апрельдә безнең республикада Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көннәрдә Казанның балалар бакчаларында уздырыла торган “Аулак өй – көрәш” төбәкара проекты кысаларында Габдулла Тукайга багышланган бәйгеләр уза. Бүгенге тапшыруда сез Идел буе районының 369 нчы балалар бакчасыннан репортаж ишетә аласыз.