Ни генә дисәң дә, авыл баласының тормышы табигать, хезмәт белән күбрәк бәйләнгән. Тырышлык, үҗәтлек һәм уңганлык буенча да үрнәк алар безгә. Бүгенге тапшырубызда сезне Азнакай районының Урманай авылы егетләре белән таныштырасыбыз килә. Аларның киләчәктә җитмеш түгел, җиде йөз һөнәр үзләштерерлек теләкләре, көчләре бар.











