Бүген балалар өчен дип чыга башлаган матбугатның бер гасырлык туган көне.
Бүген 10 нчы октябрь көне татар матбугаты өчен аеруча мөһим дата. Сабантуй журналының 100 еллыгы. Нәкъ 100 ел элек ул “Яшь ленинчы” газетасы буларак чыга башлый, һәм аның беренче саны дөнья күрә. Журналның юбилее уңаеннан Татмедиа бинасында “Сабантуйның 100 йөзе” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Күргәзмәнең тантаналы ачылышына “Сабантуй (Яшь ленинчы” редакциясендә төрле елларда эшләгән, хезмәт куйган ветераннар, язучылар килгән иде. Барысыңын да җылы хатирәләре, онытылмаслык истәлекләре бар.










