Бүген сезнең игътибарга республикадагы фән үсешенә багышлап әзерләнгән чираттагы тапшыруыбызны тәкъдим итәбез. Бу юлы ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге турында булыр. Моңа җитди сәбәп тә бар: кичә генә Казанда Институтның 85 еллыгына багышланган зур тантана булды. Анда хакимият вәкилләре, галимнәр, укытучылар, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан килгән белгечләр катнашты.










