Актаныш районында коммуналь техниканың әзерлеген тикшерү узды. Махсус комиссия юлларны кардан чистартучы техникаларның кышкы чорга әзерлеген тикшерде.
“Коммунсервис” муниципаль предприятиясенә әле узган ел гына кайткан яңа техниканы тикшерәләр. Оешманың техника паркы ел саен яңарып тора. Быел исә 11 техника әзер.
Кышкы бураннар вакытында карга күмелгән юлларны чистарту өчен җаваплы оешмаларга өзлексез эшләргә туры килә. Шуңа күрә коммуналь техника һәрвакыт төзек булырга тиеш.
Игътибар, беренче чиратта, тагылма агрегатларга, яктырту җайланмаларына, тавыш сигналларына юнәлдерелде. Кыш көне юлларны карап тору өчен 3 подрядчы оешмадан 40лап техника җәлеп ителә.
Район башлыгы Ленар Зарипов барлык техника хуҗаларына хезмәтләрен иминлек кагыйдәләрен үтәп башкарырга киңәш итте. Шулай ук, махсус хәрби операциядә булган райондашларның гаиләләренә дә ярдәм итеп, алар яшәгән йорт алларын кардан чистартып торырга чакырды.
Ләлә Зәйнуллина, Альбина Солтанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.












