Кышка керер алдыннан ел да милли йолаларыбызның берсе – «Каз өмәсе» үткәрелә. Чарадан безнең махсус репортаж.
Әлеге чара оештыру инде күптән матур бер традициягә әверелеп китте. Бирегә килүчеләрне күңелле театральләштерелгән тамаша каршы алды, борынгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп кышка каз әзерләү ысулы халык күз алдында җанландырылды, ә барлык теләүчеләр милли татар мичендә пешкән кайнар коймаклардан авыз итте.
«Каз өмәсе» бәйрәме, гадәттә, кышның беренче суыклары төшү белән – күбрәк ноябрь айларында билгеләп үтелә. Ул казларны күмәкләп эшкәртү һәм бергәләп хезмәт итү гореф-гадәтенә нигезләнгән, шуңа күрә дә халкыбызның бай мәдәни мирасының аерылгысыз бер өлеше булып тора.
Бу чараның мәгънәсе күпкә тирәнерәк. Каз өмәсе ул һөнәрчелек тә, татар халкының яшәешнедә, көндәлек тормышында.
Халкыбыз үзенең йолаларын, гореф-гадәтләрен югалтмыйча, буыннан-буынга тапшырып килә. Авылларда каз өмәсе ел да зурлап үткәрелә. Җыр-биюләрне, уеннарны берләштергән күмәк хезмәт бәйрәме ул.
Йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне затлы-зәвыклы рәвештә саклап килү барыбызның да бурычы. Әлеге чара зур бер җыен дәрәҗәсенә күтәрелгән. Халыкны туплый торган йола бәйрәмнәрнең берсе.
Алия Галиуллина, Ралина Абрамова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.











