Апанай мәчете хәзрәтләре, мәдрәсә мөгаллимнәре катнашкан әлеге чарага дини гыйлем алу юлына аяк баскан байтак мөселман кардәшләр — өлкән яшьтәгеләр, балалар килгән иде.
Коръән аятьләре укып дога кылганнан соң, килгән кунакларны Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде. Мөгәллим Әхмәт хәзрәт Сабиров Апанай мәдрәсәсе тарихы, мәхәллә имамнарын искә алды, бүгенге мәдрәсәнең эшчәнлеге, аны төзекләндерү, дәрес-түгәрәкләр хакында, шулай ук Апанай мәчет-мәдрәсәсе белән бәйле шәхесләр турында сөйләде.











