Иртәнге чыгарылыш
Бу атнада Казанда «РОСТКИ» халыкара Россия-Кытай форумы була.
Быел Бөтендөнья сыйфат атналыгы — 11-17 ноябрьдә, ә Сыйфат көне 14 ноябрьдә узачак.
Казанда ноябрь аенда булачак «Тау фест» Гаилә китап фестиваленә әзерлек бара.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 12 нче мәктәбендә булды. Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын, актлар залын, спорт блогын карады, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ачык дәрестә булды.
13 ноябрдә Казанда “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы ачыла. Пленар утырыш форумның финал көненә, 15 ноябрьгә билгеләнгән.
Татарстан елгаларында навигациянең кайчан ябылачагы билгеле булды. Чулман елгасында суднолар хәрәкәте туктатылды инде. Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы карары нигезендә, Иделдә навигация сезоны соңрак, 21 ноябрьдә тәмамланачак.










