Зәйдәге маскировка челтәре үрү цехы эшли башлаганга ике ел тулды. Бу алар өчен зур бәйрәм. Ике ел дәвамында волонтерлар 4500 маскировка челтәре үреп хәрбиләргә җибәргәннәр. Араларында хәтта эш башланган көннән бирле үрүчеләредә бар. Хәзер алар барысы тату бер гаилә кебек.
Ике ел дәвамында волонтерлар ярдәме белән маскировка челтәре генә түгел, 200 химера костюмы, нашлемниклар, 7-8 меңләп тепловизорга каршы одеаллар, 10 меңнән артык эчке киемнәр, 10 мең банкалы “Коткаручы” мазе, меңләгән окоп шәмнәре һәм башка күп әйберләр махсус хәрби операциясенә озатыла.











