Бу турыда, министрлар кабинетында узган брифингта республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Төзелешнең гамәлгә ашыруның беренче этабы, түләүле Вознесенский тракты белән башланды, ул Казанда беренче түләүле трасса була. Төзелешнең икенче этабы Җиңү проспектыннан алып –М7 трассасына кдаәр дәвам итә, ул 7 киллометр озынлыкта булыр дип көтелә һәм бу елның декабрендә тәмамлана. Аннан йөрү түләүле була, әлегә бәясе билгеләнмәгән. Гомумән алганда, быел республикада юллар һәм яңа трассалар моңарчы күрелмәгән санда төзелеп сафка бастырылды.











