Казанда «Теләкләр чыршысы» хәйрия Яңа ел акциясе старт алды. Аның кысаларында авыр тормыш хәлендә калган балаларның хыялларын тормышка ашырып була.
Акциядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булган өч яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар, шулай ук Бөек Ватан сугышында,шул исәптән махсус хәрби операөиядә , анда һәлак булган сугышчыларның гаиләләреннән балалар катнаша ала.
Балаларның гаризалары 25 декабрьгә кадәр кабул ителә. Теләкләр чыршысы акөиясенә һәркем кушыла ала. Тулырак мәглүмат белән Игелекле Казан сайтында танышырга мөмкин.











