Көн-төн дими, масхус хәрби операциядә катнашучыларга респбулика халкы төрле яклап ярдәм итә. Изге күңелле, битараф булмаганнар арасында кечесеннән алып олыларга кадәр бар. Шундыйлар арасында Зәй районыннан Сания Садыйкова да бар. Теманы Зәйдәге хәбәрчебез Әдилә Борһанова дәвам итә.
Изге теләген әйтеп, Сания Садыйкова тегү машинасын әйләндерә. Без дә булышмасак, аларга кем ярдәм итсен дип хәрбиләргә эчке киемнәр тегә башлаган.
Кисә, тегә, капларга тутырып фронтка озата. Кыскасы, эшләгәненә хәтта күз дә иярми. 2-3 атна эчендә 200дән артык эчке кием әзерләп өлгергән. Тукыма, кирәк-яраклар белән авыл халкы һәрдаим булышлык итә.
Сания ханым тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстерә. Гыйнвар аенда махсус хәрби операциядә олы улын югалткан ханымга сокланмый мөмкин түгел. Авыл мәдәният йортына маскировка челтәре үрергә дә йөри, буш вакытта тегү машинасы артына да утыра. Үзен ул егетләргә ярдәм чаралары әзерләп тынычландыра.
Бу эшне ул ихластан, күңел кушуы буенча башкара. Мондый вакытта битараф калырга ярамаганлыгын аңлаучыларның Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән, зур өлеш кертүе бәяләп бетергесез.











