Буада авыл хуҗалыгы һәм җитештерү оешмалары алдынгылары бәйрәме булды. Быел район урып-җыюда тулаем ашлык күләме буенча республикада беренче урында. Әлеге уңышка зур өлеш керткән игенчеләр, хезмәт коллективлары һәм шулай ук терлекчелектә уңышларга ирешүчеләр бәйрәм кысаларында югары сәхнәдән бүләкләнде.
Буа драма театрында бүген игенчеләргә һәм терлекчеләргә урын түрдән. Бүген аларның хезмәтенә дан җырлана. Ә бинаның икенче катында авыл хуҗалыгы продукциясеннән зур күргәзмә оештырылган. Быел Буа тагын бер кат республикада икмәк игү башкаласы булуын раслады. Бу уңышта районның “Авангард” агрофирмасы өлеше иң зурысы. Быел Буа дәүләткә 185 мең тонна ашлык җыеп тапшырды. Бу республика буенча иң зур күрсәткеч. Иң мөһиме ул уҗымнарның бик ышанычлы булмаган халәттә кышка керүе, салкын яз шартларында алынган уңыш. Район башка культуралардан да күрсәткечләр югары.Алдынгылар слеты, Татарстан, Чуашстан, район артистларының матур чыгышлары белән үрелеп барды. Кыр батырлары, терлекчелек алдынгылары игътибар үзәгендә. Аларны сәхнә түренә чакырып бүләкләделәр.











