Бу коннэрдэ Буа районының Алших авылы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты. Җитмешенче елларда салынган мәдәният учагы моңа кадәр төзекләндерү күрмәгән.
Мәдәният учагының икенче катында музей ачканнар. Ял, бильярд бүлмәләр, теннис өстәле булдырылган. Тозеклэндерелгэн бина “Мәдәният” милли программасы нигезендә яңартылган. Биредә фольклор ансамбльләр, торле түгәрәкләр эшли. Шулай ук мәдәният йорты бинасында китапханә, Алших авыл җирлеге Советы да урнашты. Ә якын киләчәктә Мулланур Вахитов авылы клубын да төзекләндерергә исәплиләр. Аның проекты инде әзер.











