Ел саен республикада «Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрә фестивале үткәрелә. Әлеге фестиваль төрле халыкларның милли йолаларын торгызырга, гаилә иҗаты гадәтләрен үстерергә һәм ныгытырга ярдәм итә.
Фестиваль өч этапта үткәрелә. Шушы көннәрдә районнарда муниципаль этаплар узды. Кукмара районы ни белән гажәпләндерде? Әдилә Шакирова дәвам итә.
«Бу бәйге генә түгел, яшь буынга үз нәселең турында кадерле мәгълүматны, тарихны тапшыру өчен уникаль мөмкинлек тә». Катнашучылар мондый җылы сүзләр белән «Тарихта без эзлебез» республика фестивале турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
Гаиләләр барысы да мондый чаралар туганнар арасындагы элемтәне ныгытып кына калмый, ә заман тормышы ыгы-зыгысында югалып барган йола, гореф-гадәтләрне өйрәнү һәм саклап калуга илһамландыра, дигән фикер дә җиткерде.
Рубин Азин әлеге бәйгедә үз гаиләсен һәм аның тарихын беренче тапкыр гына тәкъдим итми. 2020нче елда ул гаиләсенең педагогик эшчәнлек белән бәйле булуы турында уртаклашты, укытучылык традицияләрен саклавын дәвам итүне ассызыклады.
Фестиваль өчэтаптаүткәрелә: муниципаль, зона һәм республика этаплары. Зона турында җиңүче республика этабында катнаша.
Адилә Шакирова, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.











