Фестиваль 8 нче декабрьгә кадәр үтә. Быел чараның программасына 13 коллективның 14 спектакле кергән.Тамашачылар соңгы театр сезоны дәвамында премьералары булган спектаклләр белэн таныша ала. Алар Кариев, Тинчурин, Камал театрларында, «Әкият» татар дәүләт курчак театрында, Демидов утарында була. Бүген 4 нче декабрдә Казан Әкият курчак театры, Чаллы дәүләт курчак театры, Анатолий Савин исемендәге Лысьва драма театры спектакльлләрен карарга мөмкин була.











