«Татарстан» дәүләт телеканалында эфирга чыгучы «Уйнагыз, гармуннар» телевизион тапшыруы икенче сезонны тәмамлап, «Гармунтуй» дип исемләнгән йомгаклау гала-концертын оештыра. Чара 16 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институты концертлар залында узачак.
«Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы — Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәмендә әзерләнүче «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең һәм Казан дәүләт мәдәният институтының уртак иҗади проекты. Ел ярым вакыт аралыгында 66 тапшыру эфирга чыкты. «Уйнагыз, гармуннар!» авылларда үз талантларын яшереп яткан 324 үзешчән гармунчыны телеэкраннар аша танытты, аларның гомер юлы белән таныштырды.











