Алдагы видеоязмабыз 22 ел авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүче Кукмара районыннан Нурсил Галиев турында. Ул бар көчен авыл терлекчелеген үстерүгә багышлаган кеше. Аның хуҗалыгы белән Кукмарадагы хәбәрчебез Миләүшә Хаҗиева да танышып кайтты.
Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.Нурсил Галиев 22 елдан артык «Урал»хуҗалыгында хезмәт итә. Казан ветеринария академиясендә укуын тәмамлап, практика узгач, ул үзенең язмышын нәкъ шушы урын белән бәйләргә карар кыла.
Авыл хуҗалыгында эшләү дәверендә белгеч төрле этаплар аша үткән, шул исәптән яңа технологияләр белән хезмәттәшлек итү һәм ашатуның заманча ысулларын кертү.
Нурсил шулай ук төрле конкурсларда катнашып, югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм үз эшенә булган мәхәббәтен күрсәтә. Ә күптән түгел зоотехник республика рәисе Указы белән «Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Бүген «Урал» хуҗалыгында 5 мең баштан артык эре мөгезле терлек бар. Эшчәнлекне какшатмас өчен, Нурсил Галиев тукландыру өлкәсендәге яңалыкларны өйрәнүне дәвам итә.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.











