Бүген Саранскида Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгаруорганнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы дәвам итә.Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Форум барышындаИдел Буе төбәкләрендә демографик сәясәтен гамәлгә ашыру һәм студент гаиләләренә дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү мәсьәләләре каралды. Бүген сүз, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны социаль реабилитацияләү турында барачак. Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы территориясендә 18 меңнән артык студент гаиләсе теркәлгән. Форумда Татарстанның авыл ипотекасы программасын гамәлгә ашыру, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә булышу тәҗрибәсе буенча да фикер алыштылар.











