Быел әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Татарстаның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел. Шул уңайдан республикабызда аңа багышлап төрле чаралар уза. Бу көннәрдә Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында язучының 95 еллык юбилеена багышланган кичә узды. Тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Әдәби очрашуга Мөхәммәд Мәһдиев белән бергә эшләгән чордашлары, язучы-галимнәр, ул укыткан студентлар, туганнары җыелган иде.
Мөхәммәд Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без – кырык беренче ел балалары” исемендәге нәфис фильм карап, аның турында хатирәләр яңарттылар.
Мөхәммәт Мәһдиевнең 1968 елда татар әдәбиятына килүе зур вакыйга була. Авыр сугыш чоры вакыйгаларын чагылдырган «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре укучыны тетрәндерә. Язучы бу әсәрен бер атна эчендә яза. Кайчандыр үзе укыган Арча педучилищесының рухын һәм мөхитен чагылдыра. Аннан соң да ул күп әсәрләр яза. Ә монысы мәңгегә әдәбият тарихында кала.
Мөһәммәд Мәһдиев әсәрләренең нигезендә Казан арты татарларының яшәеше, рухы, теле, гореф-гадәтләре чагыла.
Ләлә Зәйнуллина, Данил Җданов, Татарстан яңалыклары.











