Шушы көннәрдә Питрәч районының Көек авылында 390 урныга исәпләнгән «Улыбка» өченче балалар бакчасы ачылды. Биредә 21 укытучы җитәкчелегендә 14 төркемдә, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар белем ала. Укыту рус һәм татар телләрендә алып барыла.Соңгы алты елда Питрәч раойнында барлыгы сигез балалар бакчасы ачылды.











