Чүпрәле районының «Алтын» физик тәрбия һәм сәламәтләндерү комплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар спартакиадасы узды. Җиңүчеләр ярышыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Әнә шулай бер-берсеннән калышмаска тырышып уйный алсын өчен һәр бала белән даими шөгыльләнергә кирәк.
Ике командага бүленеп җитезлектә ярышкан балалар, зирәклектә тә сынатмады. Дөрес аларга әкияттән кунакка килгән җәнлекләр ярдәм итте, әмма чынлыкта алар алдынгылар хәркәте әйдаманнары. Әлеге ярышларда җиңелүчеләр юк , барысы да җиңүче дип белдерде Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүләкләү тантанасында.
Якташлары, кул көрәше буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры Петр Мускатинов балаларны спорт бәйрәме белән котлап хәрәкәттә -бәрәкәт булуын искәртте.
Тормыш үзе дә көрәш, анда җиңүче булып яшәү өчен Петр Мускатинов кебек көчле ихтиярлы булырга кирәк.
Чүпрәле районында мөмкинлекләре чикле балаларга аерым игътибар күрсәтелә. Социаль яклау бүлегенең Спорт мәктәбе, алдынгылар хәркәте активистлары, “юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы белән берлектә оештырылган Күңелле стартлар шуның бер күркәм чагылышы.
Мөршидә Җиһан , Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары өчен махсус Чүпрәле районыннан.











