2019 елдан алып илебездә Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Милли проектлар гамәлгә ашырыла. Алар арасында мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерүгә юнәлтелгәннәре дә бар. “Мәдәният” проекты кысаларында Казанда “Милли мультFest” балалар кинофестивалендә җинүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Быел дүртенче тапкыр үткәрелүче «Милли МультFest” бәйгесе республика Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Эшләрнең сыйфаты күзгә күренеп үскән дип, ассызыклады Марат Әхмәтов
Быел бәйге исеменә биш йөзгә якын гариза килгән, шуларның 17сен төрле номинациләрдә бүләккә лаек дип тапканнар. Катнашучыларның яшенә килсәк, алар 7 яшьтән алып 17 гә кадәр.
Татар телендәге мультфильмар фестивале оештыру тәкъдиме белән Рамил Төхвәтуллин чыккан була.
Мультфильм — ул күңел ачу гына түгел, тәрбияви чара да.
Катнашучылар эшләренен башкару осталыгы белән бергә мультфильмның мәгънәсенә дә зур әһәмият бирә
Эльза Әхмәтҗанова, Ленар Хәбибуллин
Татарстан яңалыклары.











