Шушы көннәрдә Казанда «Татар әниләренең беренче форумы» узды. Аны «Сөембикә» журналы редакциясе оештырды. Очрашуда нинди проблемалар күтәрелде? Бүгенге көндә әниләрне нинди сораулар борчый? Алдагы язмада.
«Татар әниләренең беренче форумы»на «Әниләр марафоны» проектында катнашып, 21 көн дәвамында барлык биремнәрне үтәп, финалга узган әниләр җыелаган иде. Барлыгы 300дән артык катнашучы, шуларның 210ы финалист дәрәҗәсенә җитә.
Әниләр каршында экспертлар чыгыш ясап, сорауларга җавап бирде. Баланың физик һәм рухи сәламәтлегенә, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләргә, дини тәрбия бирү үзенчәлекләренә бәйле чыгышлар белән үрелеп барды.
«Әниләр марафоны» 2019нчы елдан башлап уздырыла. Гадәттә ул Әниләр көне уңаеннан, 1нче ноябрь көнне башлана. Катнашучылар быел да 21 көн дәвамында көн саен билгеле бер тема буенча язма куеп барды.
Марафонда катнашкан әниләр бу чарага бик рәхмәтле, хис-кичерешләре белән уртаклашу мөмкинлеге туды. Язмалар барысы да туган телебездә, татар шрифты белән генә язылды.
Башка еллардагы марафон тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әниләр алга таба да язудан туктамый. Милли тәрбия, туган телне саклау һәм үстерү, милләтебез киләчәген кайгыртырлык фикерләре белән уртаклашуны дәвам итә.
Алия Галиуллина, Николай Осуховский, Татарстан яңалыклары.











