Бу Россия дәүләтенең әһәмиятле истәлекле даталарының берсе.
Шул уңайдан Татарстанның барлык районнарында чаралар уза. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында «Без — Россия гражданнары» акциясе була. Яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен мастер-класслар белән танып белү программасы, шулай ук хәрби-патриотик күргәзмә оештырыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында да «Мин — гражданин» дигән акция оештырыла. Анда беренче паспорт тапшыру тантанасында республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Шулай ук яшүсмерләргә тантаналы рәвештә беренче паспорт тапшыру буенча акцияләр Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларында да уза. Россия дәүләт флагы -төсләрендәге тасмалар тарату буенча акцияләр оештырыла.











