Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Дәрдмәнднең тууына 165 ел тулу уңаеннан әдәби – музыкаль кичә оештырылды.
Дәрдемәнд, Закир Рәмиев, чынисеме Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев Ырынбур губернасы, Эстәрлетамак өязе, Җиргән авылында туа. ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, алтын приискылары хуҗасы.
Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Фёдор Тютчев, Афанасий Фет әсәрләрен татар теленәтәрҗемәитә. Ә татар язучысы, тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин Дәрдмәндкә багышланган альбом чыгара. Ул эшне алып барганда шагыйрьнең балалары белән якыннан аралаша, мәгълүмәтне күләмле итеп туплый ала. Әлеге тирән мәгънәле эше өчен Тукай премиясенә дә ия була
Закир Рәмиев гомере буе хәйриячелек белән шөгыльләнә абыйсы Шакир белән берлектә үз хисапларына чит илләрдә шәкертләр укыта, китапханәләр, мәчетләр, мәдрәсәләр төзетә, татар әдипләренең китапларын нәшер иттерә, газета – журналлар чыгара.
Соңгы елларда Дәрдмәнд әсәрләре актив рәвештә нәшер ителә, аңа багышланган китаплар һәм фотоальбомнар чыгарыла. Аның иҗади мирасы бүгендә татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турындагы уйлануларга этәрә.
Алия Галиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.











