Бүген Россия Федерациясе Конституциясе көне. 1993 нче елның 12 нче декабрендә бөтен халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә илебезнең Төп Законы кабул ителә. Россия Президентының 1994 нче елгы Указы нигезендә 12 нче декабрь Дәүләт бәйрәме дип игълан ителә. Ун ел дәвамында Конституция көне рәсми ял көне иде. Әмма 2004 нче елда Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Хезмәт Кодексына үзгәрешләр кертте. Хәзер 12 нче декабрь – эш көне. Илебезнең Төп Законы турында юридик фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр Академиясе әгъзасы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең киңәшчесе Флер Баһаветдинов сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.










