Кеше тормышында паспорт алу иң мөһим, истә кала торган вакыйгаларның берсе. Саба урта мәктәбендә районның 14 яше тулган иң актив, тырыш укучыларына паспортлар тапшырылды.
Икенче ел инде район укучыларына паспортлар “Алдынгылар хәрәкәте”нең “Без – Россия гражданнары” проекты кысаларында тапшырыла. Саба урта мәктәбендә 43 укучы иң мөһим документ- паспортлы булды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда да, югары уку йортына кергәндә, эшкә урнашканда, гаилә корганда да, гомумән, кая мөрәҗәгать итсәң дә паспорт кирәк. Паспорт алу гражданинга хокуклар белән бергә бик зур җаваплылык та өсти. “Алдынгылар хәрәкәте” Саба җирле бүлекчәсенең мәдәният һәм сәнгать юнәлеше лидеры, Эзмә урта мәктәбе укучысы Зәринә Латыйпова паспорт алуны тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе дип саный.
Тантанада катнашучыларның һәрберсенә алдынгылар хәрәкәте символикасы төшерелгән күкрәк билгесе белән паспорт тышлыклары бүләк ителде.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вахитова, Рөстәм Хәлилов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.











