Иң яхшы татар җырлары. Уфада Татар Жыры халыкара музыка фестиваленең зур этабы узды. Ничә артист чыгыш ясады, елның музыкаль вакыйгасыннан алдагы язма.
Быел «Татар Җыры» Халыкара музыкаль фестиваленә 25 яшь! Уфа тамашачысы, сәхнәгә чыккан һәр җырчыны көчле алкышларга күмде. Концертта иң танылган хитлар яңгырады. Татар җыры, елның төп музыкаль вакыйгасы гына түгел, ә күп кенә башкаручыларның хыялы да.
«Татар җыры» фестивале Уфада, Мәскәүдә, һәм Яңа ел алдыннан Казанда тәмамлана. Җырчылар сүзләренчә, Уфа тамашачысы үзенчәлекле, нәкъ залдагы атмосфера кебек үк. Хәзер оештыручылар фестиваль географиясен киңәйтү турында уйлый. Ә яшь башкаручылар аның катнашучылары булырга омтыла.
“Татар Жыры” фестивале тарихында татар һәм башкорт эстрадасының барлыгы 500дән артык җырчысы чыгыш ясаган. Быел халыкара фестивальгә йомгаклар Яңа ел алдыннан ясала. Гадәттәгечә, Гала-концерт һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы башкалабыз Казанда узачак.
Алексей АГРОВ, Данил Гафиятов, Чулпан Әмири. Башкортостан респбуликасыннан- Татарстан Яңалыклары өчен.











