Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Малайзиядә. Куала-Лумпурда Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышы узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһимның шәхси чакыруы буенча аның резиденциясендә булды. Очрашу «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышыннан соң узды. Әңгәмәдә уртак проектларны тикшерделәр, Рөстәм Миңнеханов үткәргән төркем утырышына йомгак ясадылар.
Казандагы «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы территориясенә керү түләүле булачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады. Документ текстында әйтелгәнчә, бәяне республика Министрлар Кабинеты билгеләячәк.
Көндезге чыгарылыш
Бүген Россия Федерациясе Конституциясе көне. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында һәм үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә республика халкын Россия Конституциясе көне белән котлады.
Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм республика халкын Россия Конституциясе көне белән котлап, телеграмма юллады. Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика халкын котлады.
Республика Хөкүмәте Йортында 2024 ел йомгаклары буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы комиссиясе утырышы узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан РәисеРөстәмМиңнеханов«Горький шоссесы», «Зур Яшел Үзән» автомобиль юлларын ачуда һәм М-7 «Волга» Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан – Уфа автомобиль юлы участогында хәрәкәтне башлап җибәрүдә катнашты. Әлеге чара видео элемтә аша Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия транспорт министры Роман Старовойт, башка рәсми затлар катнашында узды.
Бүген Россия Федерациясе Конституциясе көне. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында һәм үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә республика халкын Россия Конституциясе көне белән котлады.
Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм республика халкын Россия Конституциясе көне белән котлап, телеграмма юллады. Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика халкын котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң ачылган юл участокларында хәрәкәт башлап җибәрүдә катнашты.
Бүген – Россия Коституциясе көне.
ТР Дәүләт Советы бинасында яшь татарстанлыларга паспорт тапшыру тантанасы булды.












