Татарстанда тагын 38 мең йорт биләмәсенә газ кертелергә мөмкин. Шул исәптән бакча ширкәтендәгеләренә дә. Татарстанда зәңгәр ягулыктан шәһәр халкы да, авыл халкы да бертигез дәрәҗәдә файдалана.
Монда республика илнең башка төбәкләреннән отышлы аерылып тора. Газлаштыру программасы хәзер газны һәр бакча ширкәтләренә китерергә мөмкинлек бирә. Ләкин моның корылмалар тактадан гына корыштырылмыйча, кыш көне дә яшәргә мөмкин булган йортлар булу шарт. Ә торак пунктлар чикләрендәге коммерцияле булмаган бакча ширкәтләренә газ инде кертелгән. Дөрес, коммерцияле булмаган бакча ширкәте әгъзаларына барлык «әйе» һәм «каршы» ларны алдан ук үлчәү яхшырак. Һәм шушы максатларга гражданнарның ташламалы категориясенә 100 мең сум күләмендә субсидия каралган. Татарстанда якын киләчәктә 38 меңнән артык йорт хуҗасы газлаштыру бәхетенә ирешергә мөмкин. Техник хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү схемасын да үзгәртергә кирәк. Хәзер моны бары тик кәгазь форматында гына эшләргә мөмкин. Ә күп кенә клиентлар өчен мобиль кушымтадан файдалану уңайлырак — сайт һәм шәхси кабинет аша.











