Республиканың төрле массакүләм мәгълүмат чараларында, Татарстан Рәисе каршындагы Татар теленһәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, төрле милли прооектлар гамәлдә. Шуларның берсе “Җылы оя”, Ватаным Татарстан газетасы редакциясе бәйгесе. Бәйгенең җиңүчеләре белән Чулпан Әмири дә очрашты.
Матур, дус, тату гаилә сере нидә? Гаиләдә тел, милли үзенчәлек саклансын өчен нишләргә? Шушы сорауларга ачыклык керткән үрнәк татар, чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре арасында узган “Җылы оя” бәйгесе җиңүчеләре язмаларын укып белергә мөмкин. Кичә “Казан» гаилә үзәгендә, тантаналы рәвештә, бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.“Ватаным Татарстан» газета редакциясе гамәлгә ашырган “Җылы оя” бәйгесе, халыкта аеруча зур кызыксыну уятты
Казан гаилә үзәгендә үткәнтантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм мили мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты. Ватаным Татарстан газетасының төрле проектларын чагылдырган күргәзмә белән күпләрнең яраткан герое, хат ташучы Печкин таныштырды.
Бәйгегә барлыгы 200 дән артык язма килгән. Иң яшь авторга 14, ә иң өлкәненә 86 яшь. Бәйгегә килгән барлык язмалар да, газета битләрендә урын ала. 3 номинациядә 9 җиңүче билгеләнде. Әтнә раойныннан Гөлүсә Батталова “Ишле бәхет” номинациясендә 1 урынга лаек дип табылды.
Шунсы куанычлы, “Җылы оя” проекты яшь буынны да җәлеп итте. Мәктәп балаларыннан шактый язмалар килеп, аларның исемнәре дә җиңүчеләр рәтендә иде. Халкыбызның яраткан шагыйре Сибгат ага Хакимнең оныкчыгы Әсхәт “Без, без без идек”, норминациясендә беренче урынны яулады. Шатлыклы мизгелләрне бүлешергә аның укытучысы да килгән иде.
Шулай ук башка милләтләр турында язылган ике язма махсус бүләккә ия булды. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, мәктәп балаларын бәйгегә җәлеп иткән 9 укытучы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.Алдагы елларда да менә шундый эчтәлекле, милли, үзенчәлекле бәйгеләр, проектлар булдырылсын иде.
Чулпан Әмири, Ирек Хәмидуллин, Татарстан Яңалыклары.











