-Юка боз куркыныч! — дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Кышкы балык тотуны яратучыларны бәла-казадан саклап калу өчен, алар елдан-ел сулыкларга профилактик рейдлар белән чыга. Ә кайбер очракларда өзлексез закон бозучыларга административ беркетмәләр тапшыра алар.
Балыкчыларны әдәпле генә, ләкин бик тырышып ярга чыгарга сорыйлар. Бозда булу, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә — тормыш өчен бу куркыныч тудыра.
Барлык балыкчылар да шулай ди. Аларның һәркайсы астындагы бозның нык һәм ышанычлы булуына ышана. Аз үлчәмле судлар буенча дәүләт инспекторларының үз дәлилләре бар.
Юка бозга чыгу өчен җәза-кисәтүдән алып административ штрафка кадәр бер ярым-ике мең сум күләмендә. Моннан тыш, транспорт чараларын табигать тыюлыгы территориясендә калдырган автомобиль хуҗаларына тагын бер штраф түләргә туры киләчәк. Биоресурслар комитеты белгечләре фотофиксация уздыра һәм беркетмәләрне шунда ук рәсмиләштерә. Рейдта гына да 10 беркетмә төзелде. Сулыкларда уртак мобиль төркемнәр каты салкыннарга кадәр, боз катламының калынлыгы җитәрлек калын һәм һәркем өчен куркынычсыз булганчыга кадәр патрульлек итәчәк.
Айгөл Гатауллина, Резедә Йосыпова, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.











