Чүпрәле районында сәламәтлекләре чикле балалар өчен ел дәвамында махсус чаралар үткәрелә. Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез балалар белән Мөршидә Җиһан аралашып кайтты.
Тырышкан таба, ташка кадак кага . Әлеге балалар бар диккатен биреп, үз куллары белән якыннарына бүләк ясый.
Үз куллары белән әзерләгән бүләккә чиксез шат Георгий Фоминның әнисе янәшәдә генә. Биредәге балалар барысы да беренче ярдәмчеләре , әниләре белән.
Без монда барыбыз да бер-беребез белән таныш-дус. Остаханәләргә йөрергә яратабыз, бик ошый дип уртаклаша Елена Фомина. Ә алар өчен остаханәне җирле музей җитәкчеләре оештырган.
Әниләр өчен балалары үз куллары белән әзерләп тапшырган бүләктән дә кадерлесе юк. Үзебез булдырабыз дип аталган әлеге остаханәдән тыш ярминкә дә узды. Берсеннән -берсе матур кул эшләрен район халкы бик яратып алды. Аеруча оекбаш белән мунчала тиз сатыла ди Рамил Габдрахманов.
Гадәти булмаган ярминкә сәламәтлеге чикле балаларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Чүпрәле районында аларның саны 75.
Бала нинди генә булса да өлкәннәр ярдәменә мохтаҗ. Чүпрәле районында Нәкъ шул игътибарны, ярдәмне тоеп яши сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләр.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков Татарстан яңалыклары өчен махсус Чүпрәле районыннан.











